news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшел Үзәндә яшәүче ике ир-ат Кырым тауларында адашкан

Татарстанлыларга төбәкнең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы коткаручылары ярдәмгә килгән.

(Казан, 14 август, «Татар-информ»). Яшел Үзәндә яшәүче ике ир-ат Кырым тауларында адашкан. Бу хакта «Новый Севастополь» газетасы яза.

Яшел Үзәндә яшәүче 24 яшьлек ике ир-ат Фиолент борыны тирәсендәге урманда адашкан. Туристлар республиканың барырга кыен булган таулы районнарыннан мөстәкыйль рәвештә чыга алмаган.

Татарстанлыларга төбәкнең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы коткаручылары ярдәмгә килгән. Нәтиҗәдә, беркем дә зыян күрмәгән.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot