Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Яшел Үзәндә яшәүче хатын-кыз аферистларга 135 мең акчасын урлаткан
Хатын-кыз товарны өчен акча күчерә һәм шуннан соң җинаятьче элемтәгә чыгудан туктый.
(Казан, 14 июль, “Татар-информ”). Яшел Үзәндә яшәүче хатын-кыз, велосипед алырга теләп, 135 мең сум акчасын урлаткан. Бу хакта Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
“Васильево бистәсендә яшәүче хатын полициягә сөйләгәнчә, ул Интернетта белдерү таба һәм товар кайтару турында сөйләшә. Аферистның барлык таләпләрен үтәп, аңа зур суммада акча күчерә. Шуннан соң “сатучы” элемтәгә чыгудан туктый”, - дип сөйләделәр полициядә.
Җинаятьченең номеры Пермь краенда теркәлгән булуы мәгълүм. Тикшерү эшләре бара.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз