news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшел Үзәндә яшәүче ханым кредит алу өчен мошенникларга 123 мең сум акча түләгән

Ханым алданганлыгын аңлап, полициягә гариза яза.

(Яшел Үзән, 29 октябрь, "Татар-информ", "Яшел Үзән", Лилиана Славкина). Яшел Үзән эчке эшләр бүлегенә 180 мең сум кредит алу өчен сайт аша онлайн-гариза биреп 126 мең сум акчасын югалткан хатын-кыз мөрәҗәгать итә. Өч көн дәвамында ул мошенниклар ни куша, шуны үтәгән. Бу турыда җирле басма яза.

Алар аңардан страховкага дип тә, курьер хезмәтенә түләргә кирәк дип тә акча суырган. Зыян күрүче сүзләренә караганда, аңа фатирында ремонт ясап бетерергә акча бик кирәк булган, шуңа күрә үзенең соңгы акчаларын биреп, таныш-белешләреннән һәм туганнарыннан акча җыеп, ялган банкирлар хезмәтенә түләгән.

Ханым алданганлыгын аңлап, полициягә гариза яза.

Хәзерге вакытта бу факт буенча җинаять эше кузгатылган. Полиция хезмәткәрләре җинаятьчеләрнең шәхесен ачыклау буенча чаралар үткәрә. Баштагы шалтыратуларның Мәскәү өлкәсеннән булуы ачыкланган.

news_right_1
news_right_2
news_bot