news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшел Үзәндә яшәүче бармаксыз пианист Финляндиядә чыгыш ясаган

Аны фәнни конференциядә чыгыш ясарга чакырганнар.

(Казан, 13 октябрь, “Татар-информ”). Яшел Үзәндә яшәүче кул бармакларсыз пианист Алексей Романов гаиләсе белән Финляндиягә барды. Аны музыкант буларак фәнни конференциядә чыгыш ясарга чакырдылар. Алексей Романов Казандагы беренче чыгышы төшерелгән видео интернетка куелгач дөньяга танылды. Ул Австралия меценаты кулсыз-аяксыз Ник Вуйчич катнашындагы «Пусть говорят» телетапшыруында да катнашты. Алексейның әлегә чит илдәге бу беренче чыгышы, дип яза “Яшел Үзән” газетасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot