Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Яшел Үзәндә янып беткән "Лада"да ир-ат мәетен тапканнар
Автомобиль Дзержинский урамындагы 40нчы номерлы йорт янында яна.
(Казан, 16 гыйнвар, «Татар-информ»).Төнлә Яшел Үзәндә янгын сүндерүчеләр янып беткән "Лада"да ир-ат мәетен тапканнар. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Бүген 2.20 сәгатьтә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына Дзержинский урамында 40нчы номерлы йорт янында җиңел машина яна дигән хәбәр килде.

Урынга килгән 53нче янгын сүндерү бүлеге машина эчендә ир-атның үле гәүдәсен тапкан.

Беренче версия буенча, янгын чыгу сәбәбе - транспорт чарасының төзек булмавы. Ир-атның үлү сәбәбен белгечләр ачыклый.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз