Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Яшел Үзәндә янгында ике кеше үлгән
Шәһәрнең Загородный урамында кеше яшәми торган бер йортта янгын чыгуы турында хәбәр коткаручыларга 12 ноябрь кич килеп ирешә.
(Казан, 13 ноябрь, “Татар-информ”) 12 ноябрьдә төнлә Татарстанның Яшел Үзән шәһәрендәге Загородный урамында кеше яшәми торган бер йортта янгын чыгуы турында 112 бердәм диспетчер хезмәте номерына хәбәр килеп ирешә.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте мәгълүматларына караганда, янгын мәйданы 20 квадрат метрны тәшкил иткән. Коткаручылар бу өйдә 60 һәм 61 яшьлек ир-атларның үле гәүдәләрен таба. Тагын бер кеше зыян күргән. Үлгән ир-атларның шәхесләре һәм янгын чыгуның сәбәбе ачыклана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз