news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшел Үзәндә янгында фатир хуҗасы һәлак булган

Чапаев урамындагы ике катлы йорт фатирларының берсендә җиһазга ут капкан.

(Казан, 31 октябрь, “Татар-информ”). Яшел Үзәндә ике катлы йорт фатирларының берсендә ут белән саксыз эш итү аркасында ир-ат һәлак булган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Кичә кич Чапаев урамындагы ике катлы йорт фатирларының берсендә янгын чыккан. Фатирның өч квадрат метр мәйданында җиһаз янган.

Янгынны сүндергәндә, 55 яшьлек ир-ат мәете табылган.

Беренчел мәгълүматлар буенча, янгын ут белән сак эш итмәү аркасында килеп чыккан.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot