Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Яшел Үзәндә янгын сагы ветераннары һәм хезмәткәрләре өчен бәйрәм оештырдылар
Иң беренчеләрдән Татарстан Республикасы буенча Россия Гражданнар оборонасы министрлыгының Баш идарә җитәкчесе Рәфис Хәбибуллин тәбрикләде.
(Яшел Үзән, 23 апрель, «Татар-информ», «Яшел Үзән», Әлфия Зыякаева). Яшел Үзәндә янгын сагы ветераннары һәм хезмәткәрләре өчен бәйрәм оештырдылар. Очрашуның сәбәбе – Татарстан Республикасы буенча янгынга каршы хезмәтнең 8нче федераль отряды оешуның 30 еллыгы. Республиканың гадәттән тыш ведомстволары, муниципаль район, зур завод җитәкчеләре бәйрәмнең мәртәбәле кунаклары булды, дп яза район газетасы.
Бәйрәм рухы ишек төбеннән үк башланды. «Родина» мәдәният сарае каршында элеккеге янгын техникасыннан алып заманчаларына кадәр куелган иде. Шунда ук балалар конкурслары оештырылды, тынлы оркестр уйнаган мелодияләр тантананы сиздереп торды.
Ә бәйрәм программасының башлануы җыелучылар өчен көтелмәгән сюрпризга әйләнде. Күзләрне чагылдыргыч лазерлы шоу тамашачыларны таң калдырды. Ә отряд җитәкчесенең хор белән чыгып җыр башкаруы аңа тагын да дулкынландыргыч төсмер өстәде.
Иң беренчеләрдән булып җыелучыларны Татарстан Республикасы буенча Россия Гражданнар оборонасы министрлыгының Баш идарә җитәкчесе Рәфис Хәбибуллин тәбрикләде.
– Сезнең отрядның данлы тарихы бар, һәм ул, һичшиксез, республика янгын сагының горурлыгы, – диде ул. – Юбилей көнендә чын күңелдән сезгә авыр хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәсе һәм алда да 8нче отрядның республикада иң яхшы хезмәтләрнең берсе булып калуына ышанасы килә.
Шундый ук җылы котлауларны Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Александр Тыгин һәм 8нче отряд җитәкчесе Зөфәр Хәлиуллин да җиткерде. Иң яхшы һәм лаеклы хезмәткәрләргә һәм ветераннарга ведомство һәм дәүләт бүләкләре тапшырылды.
Котлау тантанасыннан соң шунда ук Казан дәүләт филармониясенең атказанган артистлары матур концерт программасы күрсәтте. Чын профессионалларның дәртле җыр һәм биюләре бәйрәмнең бизәге, соңыннан 8нче отряд хорының тамашачылар белән бергә «Россия» җырын башкаруы финал ноктасы булды, диелә район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз