Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Яшел Үзәндә янгын сүндерү хезмәткәрләре янгыннан биш кешене коткарган
Янгын Засорин урамындагы бишкатлы йортның икенче катындагы фатирда чыккан.
(Казан, 28 апрель, “Татар-информ”). Яшел Үзәндә янгын сүндерү хезмәткәрләре янгыннан биш кешене коткарган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә белдерделәр.
Кичә кич Засорин урамындагы бишкатлы йортның икенче катындагы фатирда янгын чыккан. Янгын 13 кв метр аш бүлмәсен һәм коридорны чорнап алган.
Махсус битлекләр ярдәмендә янгын сүндерүчеләр бинадан биш кешене эвакуацияләгәннәр.
Якынча мәгълүматлар буенча янгын электр җиһазларын куллану кагыйдәләрен бозу аркасында килеп чыккан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз