news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзәндә янгын сүндерүчеләр Кемерово фаҗигасе корбаннарын искә алдылар

Яшел Үзән коткаручылары бу көнне алар истәлегенә сиреналарны һәм янгын машиналары утларын кабызды.

 (Яшел Үзән, 29 март, «Татар-информ», «Яшел Үзән», Әлфия Зыякаева). Кемеровода булган куркыныч янгын нәтиҗәсендә һәлак булганнарны янгынга каршы федераль хезмәтнең 8нче отряды хезмәткәрләре искә алды, дип яза җирле басма.

Дини конфессияләр вәкилләре катнашында янгын сүндерүчеләр Яшел Үзән янгын-коткару гарнизонының дини корылмаларында булып, гыйбадәт кылды. Православие гыйбадәтханәсендә дини чараны Яшел Үзән округы протеирее Святослав алып барса, мөселман гыйбадәтханәсендә Коръән сүрәләрен район мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин укыды.

Шуны билгеләргә кирәк, һәр кизү тору көнендә һәм төнендә янгын сүндерүчеләр гадәттән тыш килеп чыккан фаҗигаләрне юкка чыгарырга беренчеләрдән булып бара. ФПСның Татарстан Республикасы буенча 8нче отряды җитәкчесе Зөфәр Халиуллин сүзләренә караганда, янгын сүндерүчеләр янгынның кешеләргә нинди кайгы китерүен ишетеп түгел, күреп белә. Шуңа күрә бу зур фаҗига корбаннарын алар да искә ала. Яшел Үзән янгын-коткару гарнизоны җитәкчесе янгында һәлак булучыларның якыннарының олы кайгысын уртаклаша. Яшел Үзән коткаручылары бу көнне алар истәлегенә сиреналарны һәм янгын машиналары утларын кабызды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100