Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Яшел Үзәндә янган фатирдан 49 яшьлек ир-атны коткарганнар
Янгын кичә Паратская урамындагы 12нче йортта чыккан.
(Казан, 10 май, «Татар-информ»). Яшел Үзәндә янган фатирдан 49 яшьлек ир-атны коткарганнар, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.
Паратская урамындагы 12нче йортның беренче катында урнашкан өч бүлмәле фатирда янгын чыгуы турындагы хәбәр 112 бердәм номерына кичә килгән.

Янгын сүндерүчеләр урынга килеп җиткәндә ялкын телләре фатирны камап алган була инде. Ут белән көрәшүчеләр аны бик тиз сүндерә.

Алар 49 яшьлек ир-атны урамга алып чыгып, ашыгыч ярдәм табибларына тапшыра. Яну продуктлары белән агуланган ирне Яшел Үзән Үзәк район хастаханәсенә озаталар.

Янгын ут белән саксыз эш итү нәтиҗәсендә килеп чыккан дип фаразлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз