news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзәндә ялган акча ясаучыларны кулга алганнар

Тентү барганда яшерен типографиядә акча ясаучы җиһазлар, 200 евро табып алына.

(Яшел Үзән, 5 август, "Татар-информ", "Яшел Үзән"). Яшел Үзәндә полицейскийлар ялган евролар бастырып чыгарган яшерен цехны фаш иткән. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза җирле басма.

– Җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре оператив-эзләү чаралары нәтиҗәсендә элек тә ялган акча ясау буенча берничә тапкыр хөкемдә булган 44 яшьлек яшел үзәнленең иреккә чыккач та үзенең кыңгыр эшен дәвам итүен ачыклый. Үз максатына ирешү өчен төрмәдә танышкан 33 яшьлек иптәшен һәм тагын шундый ук өч Яр Чаллы кешесен җәлеп итә, – дип ачыклык кертә ведомствоның матбугат хезмәте.

Былтыр бу җинаятьчеләр ялган банкнотлар ясау өчен махсус җиһаз, техника һәм материаллар сатып ала. Аннан соң алар Яшел Үзәндә бер бинаны арендага алып, шунда яшерен цех ачып җибәрә.

Ялган акчаларны Чаллыда Үзәк Банк курсыннан ике тапкыр очсызракка сатып җибәрмәкче булалар.

Полицейскийлар әлеге җинаятьчел төркемнең биш әгъзасын да тоткарлый. Шуларның өчесе  Тикшерү изоляторына урнаштырыла. Шик астына алынган икесе тикшерүчеләр белән элемтәгә кереп, үз гаепләрен таный. Аларга өй аресты билгеләнә.

Тентү барганда яшерен типографиядә акча ясаучы җиһазлар, 200 евро табып алына.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100