news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзәндә яңа төзелгән күп катлы йортка ут капкан

Гадәттән тыш хәл эретеп ябыштыру эшләре вакытында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәүдән килеп чыккан.

(Казан, 27 апрель, "Татар-информ"). Бүген 12.10 сәгатьтә 112 бердәм ашыгыч ярдәм чакыру номерына Яшел Үзән шәһәренең Төзүчеләр урамындагы күп катлы йортында янгын чыгу хакында мәгълүмат килеп ирешә. Бу хакта "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте җиткерде.

Федераль янгын сүндерү хезмәтенең 8 нче төркем хезмәткәрләре белдергәнчә, алар килешкә, ут капкан йортның 11 нче техник кат тәрәзәсеннән каты төтен чыккан була. Төзелеш өчен җаваплы булган кеше җылыткыч итеп кулланган пенополистирол яна дип аңлата. Йортның түбәсендә һәм техник катында кешеләр булмый, янгыннан зыян күрүчеләр юк. Янгын сүндерүчеләр утны 9 минут эчендә туктата.

Янгын сәбәбе – эретеп ябыштыру эшләре вакытында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәү.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100