news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзәндә яңа прокурор билгеләнде

Бүгеннән бу җаваплы вазифа Анатолий Трифоновка йөкләнде.

(Яшел Үзән, 5 сентябрь, «Татар-информ», «Яшел Үзән»). Бүген Горький исемендәге мәдәни үзәкнең конференцияләр залында ТР Прокуроры Илдүс Нәфыйков катнашында рәсми төстә Яшел Үзән прокуроры билгеләнде, дип яза җирле басма.

Бүгеннән бу җаваплы вазифа Анатолий Трифоновка йөкләнде. Анатолий Трифонов 1975 елгы, Яшел Үзәндә туган. Юстиция киңәшчесе.

Ул элек Яшел Үзән суднолар төзү техникумын бетергән. "А.М.Горький исемендәге завод"та слесарь-монтажник булып эшләгән. Аннан армия сафларында хезмәт иткән. 2002 елда Казан дәүләт университетын тәмамлаган. Һәм шул ук елдан Яшел Үзән прокуратурасында өлкән тикшерүче булып эшли башлый. 2013 елда шәһәр прокурорының беренче урынбасары булып билгеләнә. Гаилә хәле: өйләнгән ул һәм кыз тәрбияли.

Республиканың баш прокуроры Илдүс Нәфыйков гадәттә бу урынга урынбасарларны билгеләмәүләрен дә искәртеп үтте.

- Анатолий Трифонов үзен бары уңай яктан күрсәтте. Талантлы, тәҗрибәле, район җитәкчелеге белән уртак тел тапкан һәм перспективалы кеше. Шуңа да әлеге җаваплы урынны берсүзсез сезгә тапшырабыз. Өметләребезне акларсыз диеп ышанам, - диде ул үз чыгышында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100