news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшел Үзәндә Яңа елга дөньяның 7 могҗизасы пәйда булачак

Ул Россиядә тәүге табигать һәм тарихи-архитектура тыюлыклары барлыкка килүгә 100 ел тулу вакыйгасына багышлана.

(Казан, 9 ноябрь, “Татар-информ”). Татарстанның Яшел Үзән районында Яңа ел бәйрәменә әзерлек турында уйлана башладылар. Бәйрәм уңаеннан быел шәһәрдә дөньяның 7 могҗизасы пәйда булыр дип көтелә, дип яза "Яшел Үзән" газетасы.

Аерым алганда, Россиядә тәүге табигать һәм тарихи-архитектура тыюлыклары барлыкка килүгә 100 ел тулу вакыйгасына багышлап, Яшел Үзәндә 7 урында Яңа ел рухында бизәлгән мәйданнар барлыкка киләчәк. Яшел Үзән аша бик күп туристлар үтеп йөрүен исәпкә алып, район хакимияте Зөя елгасы ярларын тоташтырган Романов күпере янында шәһәр исемен зур итеп язып куярга ниятли.

news_right_1
news_right_2
news_bot