Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Яшел Үзәндә яңа балалар поликлиникасы төзеләчәк
Хастаханә шәһәрчеге каршында төзелеш өчен җир кишәрлеге бүлеп бирелгән.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Яшел Үзәндә балалар өчен яңа поликлиника төзиячәкләр. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышында республика сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов сөйләде.
«Бүген сәламәтлек саклау министры Яшел Үзән башлыгы белән сөйләште. Балалар поликлиникасы төзү өчен җир кишәрлеге бирү турында хат әзерләнде инде», — диде Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы урынбасары.
Яңа медицина учреждениесе медицина шәһәрчеге каршында төзеләчәк.
Мәсьәләне Иҗтимагый совет утырышында Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская күтәрде. Ул Яшел Үзәндә поликлиника белән хастаханәнең бер бинада булуын, шул сәбәпле, пациентларның күпләп җыелуын билгеләп үтте.
Илдар Фатыйхов җавап итеп яңа бина төзү планын тәкъдим итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз