Яшел Үзәндә "Work out" буенча кызыклы ярыш уздырылачак
Беренче урынны алучыга Кубок тапшырылачак
(Казан, 22 май, “Татар-информ”). 24 майда Яшел Үзәннең «Авангард» стадионында "Work Оut" буенча ачык ярышлар уза. Ярышларның төп максаты - воркаутны Яшел Үзән районында популярлаштыру, сәламәт яшәү образын пропагандалау.
Беренче урынны алган катнашучыга Кубок тапшырылачак.
Бу кызыклы ярышны карарга да килергә була, дип чарага чакыра “Яшел Үзән” басмасы.