Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Яшел Үзәндә “Виктор Великий” корабына нигез салынды
Аның проекты Санкт-Петербургта эшләнгән.
(Яшел Үзән, 26 ноябрь, «Татар-информ», «Яшел Үзән», Гүзәл Минһаҗева). Бүген “А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы” акционерлык җәмгыятендә Санкт-Петербургтта проектланган “Виктор Великий” корабленә нигез салынды. “Виктор Великий” - 222160 проекты сериясенең бишенче корабы. Ул Бөек Ватан сугышы герое Виктор Великий истәлегенә шулай атала. Бу хакта “Яшел Үзән” басмасы хәбәр итә.
22160 проектындагы суднолар ачык һәм ябык диңгездә су чикләрен саклау, диңгездә булган бәла-казаларда зыян күрүчеләрне эзләү, әйләнә-тирәгә экологик яктан мониторинг ясау, диңгездә барган башка корабларны саклау өчен билгеләнә. Корабль диңгездә 60 тәүлеккә кадәр мөстәкыйль була ала. Тиз йөри, экипажы 80 кешелек. Корабльдә 12 тонналы вертолет да төшә һәм күтәрелә ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз