news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзәндә Вьетнам хәрби-диңгез көчләре өчен тәүге фрегат суга төшерелде

Бүген Татарстанда Горький исемендәге заводта “Гепард 3.9” фрегатын суга төшерү тантанасы булды

(Казан, 12 декабрь, “Татар-информ”, Михаил Миронов). Бүген Яшел Үзәндә Горький исемендәге заводта Вьетнам хәрби-диңгез көчләре өчен төзелгән тәүге кораб - “Гепард 3.9” фрегатын суга төшерү тантанасы булды.
Вьетнам хәрби-диңгез көчләре өчен ике “Гепард 3.9” фрегатын төзү хакындагы килешүгә «Рособоронэкспорт» ФДУП тарафыннан 2006 елның 22 декабрендә Ханойда кул куела. Горький исемендәге завод 2007 елның июлендә аны үтәргә керешә, бүген исә ике корабның берсе суга төшерелде.
Судноны суга төшерү тантанасында “Горький исемендәге завод” ААҖ Директорлар советы рәисе Сергей Ильин, Яшел Үзән районы хакимияте башлыгы Радик Хәсәнов, шулай ук Вьетнам хәрби-диңгез көчләре баш командующие урынбасары Мгуен Ван Нинь катнашты. Р.Хәсәнов тантанада катнашучыларга Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевнең котлавын җиткерде.
Сергей Ильинның сүзләренә караганда, суга төшергәннән соң корабны төзү эшләре тәмамланачак, март-апрель айларында ул швартов сынаулары узачак, ә май аенда Балтыйк диңгезендә аның йөзү мөмкинлекләрен сынаячаклар. Заказчыга әзер корабны 2010 елның көзендә җибәрү күздә тотыла.
Фрегатларның икенчесен февраль аенда суга төшерү ниятләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100