news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшел Үзәндә узган спорт биюләре турнирында 200дән артык пар катнашты

Яшел Үзәндә узган спорт биюләре турнирында 200дән артык пар катнашты

(Яшел Үзән, 25 сентябрь, “Татар-информ”, Юлия Демченко). Узган ял көннәрендә Яшел Үзәннең “Маяк” спорт базасында “Көзге вальс-2006” дип исемләнгән спорт бал биюләре буенча Россия турниры үткәрелде. Турнирда Россиянең 18 шәһәреннән барлыгы 219 пар катнашты. Әлеге чараны Яшел Үзәннең “Эдельвейс” бал биюләре клубы оештырды.

Ярышларның баш хөкемдары итеп халыкара категорияле судья Татьяна Сиверс билгеләнгән иде. Чарада мактаулы кунак сыйфатында катнашкан Татарстан Республикасының Бию спорты федерациясе президенты Николай Савинов турнирның югары дәрәҗәдә үткәрелүен билгеләп үтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot