news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзәндә узган елда тырышып эшләгән полицейскийлар бүләкләнде

Җинаятьләрнең 69,9 проценты ачылып, ул ТР буенча уртача күрсәткечтән күбрәк булган.

 (Яшел Үзән, 13 гыйнвар, «Татар-информ», «Яшел Үзән», Әлфия Зыякаева). Яшел Үзән эчке эшләр бүлегендә 2017 елга нәтиҗә ясау буенча матбугат конференциясе булды, дип яза җирле басма.

Ел дәвамында эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре район һәм шәһәр территориясендә тәртип саклады.12 айда 1721 җинаять теркәлгән. Теркәлгән җинаятьләрнең кимүе законнар үзгәрүгә бәйле рәвештә урлаулар, мошенниклык, талаулар, кеше сәламәтлегенә авыр зыян салу очраклары исәбенә кимегән. Җинаятьләрнең 69,9 проценты ачылып, ул ТР буенча уртача күрсәткечтән күбрәк булган.

Эчке эшләр бүлеге эшчәнлегенә еллык нәтиҗә ясау киңәшмәсендә муниципаль район башлыгы Александр Тыгин, Яшел Үзәннең баш судьясы Андрей Николаев, прокурор Анатолий Трифонов катнашты.

Ел дәвамында намуслы хезмәт күрсәткән бер төркем хезмәткәргә муниципаль район башлыгының һәм эчке эшләр бүлеге җитәкчесенең Рәхмәт хатлары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100