news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшел Үзәндә ут капкан күпфатирлы йорттан биш кешене коткарганнар

Янгын кичә кич Фрунзе урамындагы күпкатлы йортта чыккан.

(Казан, 16 август, «Татар-информ»). Яшел Үзәндә ут капкан күпфатирлы йорттан 5 кешене коткарганнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Фрунзе урамындагы күпкатлы йортта янгын чыгуы хакындагы хәбәр 112 бердәм номерына чәршәмбе көнне 20.09 сәгатьтә килгән.

Чакыру буенча килгән 43нче һәм 52нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре бер подъезддан куе төтен чыгуына игътибар иткән. Ут белән көрәшүчеләр төтен белән тулган йорттан ике ир-ат, 55 яшьлек хатын-кыз һәм 9 яшьлек кызны урамга алып чыккан.

Тагын бер кешене бишенче каттагы балконнан автобаскыч ярдәмендә эвакуацияләгәннәр.

Башлангыч фаразларга караганда, янгын электр щиты җиһазын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу аркасында чыккан булырга мөмкин. 

news_right_1
news_right_2
news_bot