news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшел Үзәндә урман кисүчеләр келәмгә төрелгән ир-ат мәете тапканнар

Большие Ачасыры авылы тирәсендә чокырда билгесез ир-ат җәсадлары тапканнар.

(Казан, 23 август, «Татар-информ»). Яшел Үзән районында М7 трассасы янындагы чокырда келәмгә төрелгән үтерелгән ир-ат мәетен тапканнар. Бу турыда РФ Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итә.

Ир-атның җәсадларын урман кисүчеләр Большие Ачасыры авылыннан 6 чакрым ераклыкта тапканнар. Мәет ятьмәгә, полиэтилен пленкага һәм келәмгә төрелгән булган.

Якынча мәгълүматлар буенча, ир-ат узган кышта ук үлгән булган. Аның шәхесен һәм үлем сәбәпләрен ачыклау өчен мәет экспертизага җибәрелгән.

Бу фактка карата «Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Хокук саклау органнары тикшерү алып бара.

news_right_1
news_right_2
news_bot