Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Яшел Үзәндә ун катлы йортта чыккан янгында бер ир-ат зыян күргән
Янгын Королев урамындагы йортларның берсе фатирында аш бүлмәсендә чыккан.
(Казан, 9 декабрь, “Татар-информ”). Яшел Үзән шәһәрендә ун катлы йортта чыккан янгында бр ир-ат зыян күргән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Кичә кич Королев урамындагы йортларның берсендәге фатирда аш бүлмәсендәге җиһазга ут капкан. Янгын дүрт квадрат метр мәйданны биләгән.
Янгын вакытында 36 яшьлек ир-атның корсагы һәм куллары пешкән. Ул хастаханәгә барудан баш тарткан.
Башлангыч мәгълүматлар буенча, янгын ут белән сак эш итмәүдән килеп чыккан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз