news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзәндә тулай торак дивары ишелгән

Әлеге хәл җомга көнне Гоголь урамындагы дүрт катлы 45“а” йортында булган.

(Казан, 25 март, “Татар-информ”). Яшел Үзәндә дүрт катлы йорт диварының бер өлеше ишелеп төшкән. Бу хакта Яшел Үзән районы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Яшел Үзәндә бу хәл Гоголь урамындагы 45 “а” тулай торагында узган җомгада килеп чыккан. Диварның дүрт ярым квадрат метр мәйдандагы өлеше җимерелгән.

Яшел Үзән районы башкарма комитеты хезмәткәрләре анда яшәүчеләргә Васильево бистәсендәге “Уникс” санаториясендә бүлмәләр тәкъдим иткән. Бүгене көндә унлап гаилә әлеге уңайдан ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән.

Йортта 69 фатир бар, анда 137 кеше теркәлгән. Авария хәлендәге торактан күчерү программасына йорт эләкмәгән. Шулай да гыйнвар аенда махсуслашкан проект оешмасы тулай торакны тикшергән булган. Экспертлар бина конструкциясе авария хәлендә дигән нәтиҗә чыгарган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100