news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзәндә ТР прокуроры Кафил Әмировның беренче шәхси фотокүргәзмәсе ачыла

Яшел Үзәндә ТР прокуроры Кафил Әмировның беренче шәхси фотокүргәзмәсе ачыла

(Казан, 20 декабрь, "Татар-информ", Наталья Титова). 24 декабрьдә Яшел Үзәннең сәнгать галереясында ТР прокуроры Кафил Әмировның беренче шәхси фотокүргәзмәсе ачыла.

Прокурорның фоторәсемнәр белән шөгыльләнүе һәм аеруча фотопейзаж белән кызыксынуы күптән билгеле. Ул берничә фотоконкурста катнашкан. Агымдагы елның декабрь башында ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы тарафыннан оештырылган "Кеше һәм табигать" конкурсында Кафил Әмировка "Профессиональлек өчен" иҗат бүләге тапшырылган. Әмма бу юлы ТР прокурорының беренче шәхси күргәзмәсе. Халык игътибарына 50дән артык фотопейзаж тәкъдим ителәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100