news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Яшел Үзәндә тоткыннарны вакытлыча тоту шартларын яхшырттылар
Яшел Үзәндә тоткыннарны вакытлыча тоту изоляторы ачылды
Скопировать ссылку
(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ», Артур Еникеев). Бүген Яшел Үзәндә тоткыннарны вакытлыча тоту буенча яңа изолятор ачтылар.
Изолятор ачу тантанасында ТР эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров, Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Радик Хәсәнов, шулай ук Яшел Үзән муниципаль районы җитәкчелеге һәм хокук саклау органнарының шәхси составы катнашты.
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы җитәкчесе сәламләү сүзендә: “Катлаулы вакыт булуга карамастан, без бәйрәм ясарга мөмкинлек табабыз. ТР буенча эчке эшләр министрлыгы җитәкчелеге башта шартлар тудырырга кирәк, аннары - нәтиҗә таләп итәргә дигән принципта эшли. Менә хәзер Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән Яшел Үзән районында шундый яңа бина ачылды, без һөнәри уңышлар көтәргә хокуклы”, - дип билгеләп үтте.
Төзүчеләр объектны планлаштырылган сроктан ярты елга иртәрәк тапшырдылар. Хәзер ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән штабы карамагында Ауропа стандартларына җавап бирә торган изолятор.
Әсгать Сәфәров ТР Буенча Эчке эшләр министрлыгы республиканың эчке эшләр хезмәткәрләре гаиләләренә ярдәм итә һәм Яңа елга кадәр тагын 100 милиция гаиләсе “өй туе” үткәрәчәк, дип тә белдерде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot