Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Яшел Үзәндә тикшерелгән 60 автомобильченең 27се закон бозган
Ә җиңел автомобильнең алгы утырыгычында 12 яшькә кадәрге балаларны бары тик махсус җайланмаларда гына йөртү рөхсәт ителә.
(Яшел Үзән, 19 октябрь, «Татар-информ», «Яшел Үзән», Әлфия Зыякаева). Балалар бакчасына балаңны машинада креслога утыртмыйча тиз генә илтеп кайтуны башыңа да китермә. Узды андый заманнар. Хәзер тикшереп кенә торалар. ЮХИДИ хезмәткәрләре хәтта Васильевоны да күз уңында тота, дип яза җирле басма.
Шундый чара күптән түгел, бистәнең Мәктәп урамында булды. Инспекторлар бер сәгать эчендә 60 автомобильчене тикшерергә өлгергән. Әлеге чара барышында 27 автомобильчене административ җаваплылыкка тартырга туры килгән. Шул ук вакытта 6 машина йөртүченең тиешле страховкасы булмаган. Экономия ясыйбыз дип уйлаучыларга бер шанс та калмаган.
Берсе, мәсәлән, тонировкалау законын бозган. Аңа да 500 сум штраф әзер. Биш автомобильчегә иминлек каешын кимәү дә кыйммәткә төшкән.
-2017 елның 12 июленнән балаларны машиналарда йөртүгә кагылышлы законга үзгәрешләр кертелде, - дип сөйли Яшел Үзән ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Рамил Идиятуллин. -7 яшькә кадәрге балалар машинада бары тик автокреслода гына йөртелергә тиеш. 7 яшьтән алып 11 яшькә кадәргеләр җиңел автомобильдә һәм йөк автомобиле кабинасында махсус балалар җайланмасында йөртелергә яисә аларга иминлек каешы кулланылырга тиеш. Ә җиңел автомобильнең алгы утырыгычында 12 яшькә кадәрге балаларны бары тик махсус җайланмаларда гына йөртү рөхсәт ителә. Кызганычка, автомобиль йөртүчеләрнең кайберләре үзләренең һәм пассажирларының иминлеге турында уйламый. Рейд нәтиҗәләре күрсәтүенчә, биш автомобильче 7 яшькә кадәрге балаларын автокреслога утыртмаган өчен тотылды. Аларга 3000 сум күләмендә штраф түләргә туры киләчәк. Тагын өчесе мәктәп яшендәге балаларын иминлек каешы белән эләктермәгән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз