news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшел Үзәндә Татарстан Халыклар ассамблеясе советының күчмә утырышы тәмамланды

Чара ТР да милләтара һәм конфессиара мөнәсәбәтләр мәсьәләләре буенча Ведомствоара эшче төркем катнашында узды

  (Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ», Екатерина Виславская). Яшел Үзәндә Татарстан Халыклар ассамблеясе советы белән ТР да милләтра һәм конфессиара мөнәсәбәтләр мәсьәләләре буенча Ведомствоара эшче төркемнең күчмә утырышы тәмамланды.
2012 елның апреленнән шәһәрдә яшелүзәнлеләр инициативасы белән Татарстан Халыклар ассамблеясе эшли. Хәзер аның составына 14 диаспора һәм яшьләр җәмгыяте керә. Бүген Яшел Үзәнгә Ассамблея һәм Ведомствоара эшче төркем әгъзалары, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, муниципаль районнар һәм шәһәрләр башлыклары урынбасарлары, уку йортлары вәкилләре җыелды.
“Мондый күчмә утырышлар безнең күзаллауны киңәйтә, башкарган эшнең никадәр мөһим булуын аңлыйбыз”, - дип белдерде ТР Халыкара ассамблея советы рәисе, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин. Бүгенге эшнең төп максаты республика районнарының дәүләт милли сәясәт концепциясен гамәлгә куюда уңай эшләнмәләр һәм тәҗрибәләр белән танышу, дип билгеләп үтте ул. Мондый күчмә утырышлар Алабугада, Әлмәттә, Тәтештә һәм Түбән Камада узды инде.

Бүгенге уртак утырыш – дәүләт хакимияте органнары белән җәмәгатьчелекнең милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр өлкәсендә актуаль мәсьәләләрне хәл итүдә уңышлы элемтәдә булуына яхшы мисал, дип билгеләп үтте ТР Премьер-министры урынбасары Юрий Камалтынов. “Дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыруда җирле үзидарә органнары аерым роль уйный”, - дип өстәде ул.
Чара Татарстан Халыклар ассамблеясе активистларын Мактау грамоталары белән бүләкләү тантанасы белән тәмамланды.

news_right_1
news_right_2
news_bot