news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшел Үзәндә ТАССРның 100 еллыгы флагы эстафетасын байкерлар каршы алды

Юбилей әләменә Татарстанның дүрт муниципалитетында буласы калды.

Яшел Үзәндә ТАССРның 100 еллыгы флагы эстафетасын байкерлар каршы алды
«Новости Зеленодольска»

(Казан, 26 август, «Татар-информ»). ТАССРның 100 еллыгы флагы эстафетасы Яшел Үзәнгә кадәр барып җитте. Шәһәр стеласы янында аны җирле байкерлар каршы алды. Бу хакта «Новости Зеленодольска» яза.

Колонна мотоциклчылар озатуында шәһәр урамнары буйлап узды. Эстафетаның тантаналы очрашуы «Муравейник» сәүдә үзәге янындагы мәйданчыкта узды. Шунда ук Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган концерт та узды.

Тантанага җыелучыларга сәламләү сүзе белән Яшел Үзән районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Денис Лулаков мөрәҗәгать итте.

«Бүген әләмнең бездә булуы белән бәхетлебез, республика һәм шәһәр тарихы белән горурланабыз. Барыгызны да якынлашып килүче Республика көне белән котлыйм», - диде ул.

Шуннан соң Лулаков ТАССР оешуның 100 еллыгы флагына Яшел Үзән гербы төшерелгән тукыма беркетте. Хәзер әләм эстафетасы Югары Осланга юл тотачак.

.

news_right_1
news_right_2
news_bot