news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшел Үзәндә ташландык йортта чыккан янгында ир-ат зыян күргән

Паратская урамындагы йортта 20 квадрат метрлы фатир янган.

(Казан, 27 март, «Татар-информ»). Яшел Үзәндә ике катлы кеше яшәми торган йортта чыккан янгында яшәү урыны булмаган ир-ат зыян күргән. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Төнлә Паратская урамында буш йорттагы бер фатирда янгын чыккан. 20 квадрат метрда чүп янган», – диелгән хәбәрдә.

Бинадан 61 яшьлек ир-ат чыккан. Ир-атның 12 процент тәне пешкән, аны хастаханәгә озатканнар.

Янгынны 18 минутта сүндергәннәр. Беренчел мәглүматлар буенча янгын ут белән сак эш итмәү аркасында чыккан.

news_right_1
news_right_2
news_bot