news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшел Үзәндә төрле милләт балалары татар телендә шигырьләр укыды

Яшел Үзәндә “Үз халкын таныткан татарлар” конференциясе узды.

(Казан, 28 март, “Татар-информ”). Яшел Үзәндә төрле милләт балалары татар телендә шигырьләр укыды. Чара 3нче гимназиядә III төбәкара фәнни-гамәли конференция кысаларында узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайтындагы хәбәрдә җиткерелә.

Үз туган якларының танылган кешеләре турында сөйләргә Дагыстан, Оренбург, Самара, Түбән Новгород, Ульяновск өлкәләреннән һәм Россиянең башка төбәкләреннән укучылар килгән. 

Чара кысаларында төрле милләт балалары танылган сәнгать эшлеклесе Эльмира Шәрифуллинаның татар телендә шигырьләрен укыдылар. Шагыйрә укучыларның сорауларына җавап бирде һәм беренче иҗат җимешләре кайчан һәм ничек массакүләм мәгълүмат чараларында басылып чыгуын сөйләде.

Бүген укытучылар һәм оештыручылар алдында заманча мәгариф процессында киңкырлы шәхес тәрбияләү. Конференциядә турыдан-туры һәм читтән торып 60 укучы катнашты. Уңышлы фәнни-гамәли эшләр авторларына сертификатлар тапшырылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot