news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзәндә сукбай эт тешләгән кызны ашыгыч ярдәм машинасы хастаханәгә алып киткән

2009 елгы кызга урамда сукбай этләр ябырылган.

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Яшел Үзән шәһәренең Фрунзе урамында сукбай этләр яшүсмер кызны тешләгән.

Әлеге хәлнең шаһитлары вакыйга урынына ашыгыч ярдәм чакырткан. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы корреспондентына Яшел Үзән үзәк район хастаханәсенең матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

«Ашыгыч ярдәм» станциясендә хәбәр 12.17 сәгатьтә алынды, 12.30 да әлеге урынга ашыгыч медицина ярдәме станциясе бригадасы килеп җитте. 2009 елгы кызны хастаханәгә алып килделәр. Ботының өске өлешендә эт тешләгәннән калган җәрәхәт эзе бар», — диделәр район үзәк хастаханәсенең матбугат хезмәтендә.

Кыз балага хастаханәдә котыру авыруына каршы антрабик вакцина ясалган. Шуннан соң аны әнисе белән өенә озатканнар. Котыру авыруына каршы уколлар курсын ул сырхауханәдә дәвам иттерәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100