news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзәндә Сабан туе Батыры – Фирдүс Зәйнуллин

Гадәт буенча, җиңүче тәкә белән бүләкләнде һәм Лада Гранта машинасы алды.

(Яшел Үзән, 1 июль, «Татар-информ», Юлия Семенова). Яшел Үзәндә милли көрәш буенча Сабан туе Батыры ачыкланды.
Баш Батыр булып өченче ел рәттән Фирдүс Зәйнуллин калды. Осиново бистәсе егете 90 килограммнан югары авырлыктагылар категориясендә көрәште.

Гадәт буенча, җиңүче тәкә белән бүләкләнде һәм Лада Гранта машинасы алды.

Мәгълүмат өчен. Быел Яшен Үзән Сабан туенда көрәштә районнан, Казан һәм Татарстаннан барлыгы 50гә якын спортчы катнашты. Өлкәннәр арасында көрәш - 4 авырлык категориясендә, яшүсмерләр көрәше 5 категориядә уздырылды.
Яшел Үзәндә яңгыр туктады, бәйрәм дәвам итә. Кунаклар “Умартачылык” фотозонасында ял итә, агач скульптуралар карый.

Сабан туенда җәмәгать тәртибен һәм куркынычсызлыкны саклауда медицина, полиция, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан 200 гә якын хезмәткәр катнашты. Бәйрәм ахырына якынлаша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100