news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшел Үзәндә Ризаэтдин Фәхретдин укулары үтте

Бәйгедә 26 районнан 160 мәгариф хезмәткәре катнашты.

(Казан, 13 февраль, "Татар-информ"). Яшел Үзән муниципаль районы 5 нче гимназиясендә XV республикакүләм Ризаэддин Фәхретдин укулары үтте. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

Бәйгедә 26 районнан 160 мәгариф хезмәткәре катнашты. Икенче турда 60 укытучы һәм тәрбияче чыгыш ясады.

Барлыгы 4 секция эшләде. 

Ризаэддин Фәхретдин хезмәтләренең бүгенге көндә дә актуаль булуы, укытучылар, тәрбиячеләр тарафыннан системалы рәвештә уку һәм тәрбия процессында кулланылуы тагын бер мәртәбә билгеләп үтелде. 

news_right_1
news_right_2
news_bot