Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Яшел Үзәндә республика күләмендә шауларлык коррупцион фактлар юк
Иң күп хаталар килешүләргә, эшләнгән эшне раслаучы актларга кул куйганда җибәрелә
(Казан, 15 август, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Яшел Үзән муниципаль районындагы коррупциягә каршы сәясәтне тормышка ашыру комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булды. Утырышта район һәм мәктәп директорлары, балалар бакчалары җитәкчеләре катнашты, дип хәбәр итә “Яшел Үзән” газетасы.
Утырышны комиссия җитәкчесе урынбасары Айрат Гыймадиев алып барды.
Татарстан Республикасы Президенты Советы рекомендацияләрен тормышка ашыру йөзеннән, коррупциягә каршы тору максатында, товар кайтартуга заказ урнаштыру, эш башкару, Яшел Үзән муниципаль районы хаҗәтләре өчен хезмәт күрсәтү өлкәсендә Яшел Үзән шәһәре прокуратурасы тарафыннан тикшерүләр үткәрелгән.
– Бездә әлегә республика күләмендә шауларлык коррупцион фактларның булганы юк, иң күп хаталар килешүләргә, эшләнгән эшне раслаучы актларга кул куйганда җибәрелә, – дип сөйли Яшел Үзән шәһәре прокуроры Сергей Брынза.
Күп вакыт актларга эш тәмамланганчы, яки хилафлык белән төгәлләнгән чагында кул куела, килешүләрдә дә хезмәт сыйфатсыз булса, җаваплылыкка тарту мөмкинлекләре каралмаган була, подрядчыны яңадан эшләргә мәҗбүр итеп булмый. Бюджет акчасы юкка исраф ителә. Бигрәк тә мәктәп директорлары, балалар бакчалары, бюджетка караган биналарның җитәкчеләре бу кармакка килеп каба икән. Ә штрафлары шактый зур – 50 меңнән 150 мең сумга кадәр.
Яңадан 1 сентябрь якынлаша, бу чорда, мәктәпләрдә законсыз акча җыялар дип, прокуратурага аноним хатлар килүе ешая икән. Прокурор бу нәрсәләрдән сак булырга чакырды. Балалар арасында да, әти-әниләр арасында да анкеталар тутырттырачаклары, һәм иртәме, соңмы барыбер безнең капчыкта ятмавы, барысы да билгеле булачагы турында искәртте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз