Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Яшел Үзәндә Рәзил Вәлиевнең иҗат кичәсе үткәрелде
4 гыйнвар көнне язучы, җәмәгать эшлеклесе һәм сәясәтче, шагыйрь һәм прозаик Рәзил Исмәгыйль улы Вәлиевкә 70 яшь тулды.
(Яшел Үзән, 2 февраль, «Татар-информ», «Яшел Үзән», Гөлнара Вәлиева). 4 гыйнвар көнне язучы, җәмәгать эшлеклесе һәм сәясәтче, шагыйрь һәм прозаик Рәзил Исмәгыйль улы Вәлиевкә 70 яшь тулды. Безнең район күп эш башкарган әдипнең олы юбилее уңаеннан Яшел Үзәннең А.М. Горький исемендәге мәдәният сарае китапханәсендә «Рухи мирасыбыз сакчысы» исемле иҗат кичәсе булып узды, дип яза район газетасы.
— Мин Яшел Үзәндә чит-ят кеше түгел. Шушы округтан депутат буларак сайланган вакытлар, бергәләшеп башкарылган бик күп эшләр, «Яшел Үзән» газетасын ачып йөргән мизгелләр — күңелдә бүгенгәчә матур хатирәләр булып саклана, — дип искә алды әдип ул көннәрне.
Юбилярның тормыш юлы, эшчәнлеге шигырьләре һәм җырлары белән үрелеп барган кичә залда утыручыларның күңел сандыгын бик күп кирәкле, файдалы мәгълүматка һәм рухи нигъмәткә баетты.
— Мин Әфганстанга да, Чечняга да юктан гына бармадым. Чөнки сугышны үз күзләрем белән күрми торып, ул турыда яза алмас идем. Ә мәгълүмат күп тупланды. Ул илләрдә йөргәндә татар халкының, чынлап та, батыр булуына тагын бер кат инандым. Әсирлеккә дә эләктек, Татарстаннан икәнебезне белгәч җибәрделәр, чөнки Минтимер Шәймиевнең даны, абруе көчле иде. Әсирлектә булган 32 татар егетендә алып кайттык, — дип хатирәләрен яңартты Рәзил Исмәгыйль улы.
— Китапларыгызны бик теләп укыйлар. Балалар шигырьләрегезне бик ярата. 70 яшьтә шигырь языламы?
— Элеккеге кебек шигырь язып булмый хәзер. Олыгайгач, прозага тартыласың. Шигырьне язмыйча тора алмаганда язам күбрәк. Хәтта законнар да язам хәзер — дип, шаяртып җавап бирде дәүләт эшлеклесе.
1986-2000 елларда Татарстан Республикасы Милли китапханә директоры вазифасын башкарган, 3 миллионнан артык кадерле әсбапларны яңа биналы итеп татар китабын туплап торучы мәгърифәт, мәдәният үзәгенә әйләндергән шәхескә шул юнәлештә сорау бирелде:
— Бүген авыл җирлекләрендәге китапханәләрнең язмышы нинди?
— Республика буенча 400 китапханәне ябу турындагы карарны Минтимер Шәймиев кире какты. Шулай да, укырлык кешесе калмаган авылда китапханә тотуның мәгънәсез эш булуын аңлыйсыздыр. Ә яши торган авылларда китапханәләр дә яшәячәк, — дип ышандырды Рәзил Вәлиев.
Кичә тәмамланса да, халык таралырга ашыкмады һәм вакыт соң булуга карамастан, Рәзил Исмәгыйль улы алар белән аралашуын дәвам итте, диелә район хәбәрендә.
— Минем сезгә бүген бөтен байлыгымны бүләк итәсем килә, — дип, үзенең бик күп китапларын мәдәният йорты китапханәсенә тапшырды. — 80, 90, 100дә дә очрашулар насыйп булсын, дип саубуллашты ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз