news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзәндә Рөстәм Миңнеханов катнашында 260 урынлы балалар бакчасы ачылды

Балалар бакчасында балаларның инженер-техник сәләтен ачу буенча "Космик разведчик" проекты чынга ашырылачак

  (Яшел Үзән, 31 август, «Татар-информ», Алсу Сафина). Бүген Яшел Үзәндә "Киләчәк" ("Будущее") балалар бакчасы ачылды. Аны ачу тантанасында ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Яшел Үзән районы башлыгы, Яшел Үзән мэры Александр Тыгин, ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов һ.б. катнашты.

Яңа балалар бакчасы 260 урынга исәпләнгән, февральдән алып августка кадәр барган төзелеш бәясе 140 млн сум тәшкил иткән. Анда 13 төркем эшлиячәк. Биредә музыка һәм спорт заллары, логопед бүлмәсе, татар теле төркеме, балалар бакчасы территориясендә 10 спорт-уеннар мәйданчыклары һ.б. бар. Моннан тыш, балалар бакчасында балаларның инженер-техник сәләтен ачу буенча "Космик разведчик" проекты чынга ашырылачак.

Методика һәм программа эшләү белән шөгыльләнгән Казанның 35 нче мәктәбендәге Аэрокосмик белем бирү үзәгенең космик юнәлеш җитәкчесе Игорь Григорьев сөйләвенчә, ул программа 4-7 яшьлек балаларга исәпләнгән. "Программаның максаты шунда ки, шул яшьтә балалардагы сәләтләрне ачу һәм үстерү мөмкинлеге бирүче программа төзелә. Без балалар техник яктан үсеш ала башлый торган балалар бакчасы ачтык, - дип сөйләде Игорь Григорьев. – Балалар астрономия белән кызыксынуларын чынга ашыра, инженер әзерлеге уза, модельләр ясарга, радиоэлектрониканы, робототехниканы өйрәнә алачак".

"Бүген шәһәр тарихында истәлекле вакыйга - мондый зур балалар бакчалары сирәк ачыла. Ике елда бу зур, матур һәм инновацион дүртенче балалар бакчасы, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Нигездә, кеше 7 яшькә кадәр формалаша, шуңа күрә 3 яшьтән алып 7 яшькәчә - балалар үсеше өчен максималь дәрәҗәдә кулланыла торган чор".

Республикада мәгариф системасына һәм матди-техник базасына зур игътибар бирелә, дип ассызыклады ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы. Быел 75 балалар бакчасы төзелде, дип искәртте ул. "Алар барысы да дөньякүләм дәрәҗәдә. Киләчәктә көндәшлелеккә сәләтле булу өчен безнең балалар барлык бүгенге таләпләргә туры килер дип уйлыйм", - диде Р.Миңнеханов. Шулай ук, 253 бала балалар бакчасына алынган, дип белдерде ул.

Иң мөһиме - сез тәрбияләүнең югары стандартларын куйгансыз, дип ассызыклады Р.Миңнеханов.

Фотосурәт Рөстәм Миңнехановның Instagram битеннән алынды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100