news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзәндә Рөстәм Миңнеханов газ-мотор ягулыгын куллану буенча киңәшмә уздырды

Татарстан компримацияләнгән табигый һәм сыекландырылган газ сәүдәсе базарларын үстерү һәм яңа технологияләр кертү буенча пилот төбәк булып тора.

Яшел Үзәндә Рөстәм Миңнеханов  газ-мотор ягулыгын куллану буенча киңәшмә уздырды
архив

(Казан, 27 февраль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Яшел Үзәндә Татарстанда газ-мотор ягулыгын куллануны киңәйтү буенча ведомствоара эшче төркемнең киңәйтелгән утырышын уздырды. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Киңәшмә элек Россиядә табигый газда эшләүче «Чайка» елга теплоходы корпусына нигез салынган Горький исемендәге Яшел Үзән заводының административ бинасында узды.

Фикер алышу барышында илдә тулаем газ-мотор ягулыгы базарын үстерү, газ-мотор ягулыгы базарының хәзерге торышы һәм үсеш планнары, шулай ук елга һәм автомобиль транспортында сыекландырылган табигый газны куллану перспективалары кебек мәсьәләләр каралды.

Моңа кадәр «Чайка»га нигез салу тантанасында газ-мотор ягулыгын файдалана торган диңгез судноларын төзүне планлаштыру турында сүз барган иде. Бу хакта элек «Татар-информ» хәбәр итте.

Рөстәм Миңнеханов искә төшергәнчә, «Татарстан «Газпром» ГАҖ белән берлектә проектларны гамәлгә ашыру һәм газ-мотор ягулыгы базарын үстерү өстендә актив эшли», - дип билгеләп үтәләр матбугат хезмәтендә.

Татарстан Республикасы компримацияләнгән табигый һәм сыекландырылган газ сату базарларын үстерү һәм технологияләр кертү буенча пилот төбәк булып тора. 2019 елда Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында төбәк территориясендә табигый газны сыекландыру комплексын һәм криоген автозаправкалар челтәрен төзү турында килешү төзелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100