news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзәндә "Прогресс" интерактив мәйданчыгы уңышлы эшли

Лабораторияләр юнәлеше буенча тормышка ашырылган проектлар – укытуның нәтиҗәле продукты булып тора.

 (Яшел Үзән, 3 декабрь, "Татар-информ", "Яшел Үзән" ,Гөлнара Вәлиева). Мәктәп укучыларында тикшерү-эзләнү сәләтләрен формалаштыруга максатлаштырылган фәнни-техник "Прогресс" интерактив мәйданчыгы барлыкка килде һәм уңышлы эшләп килә. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыручы коммерцияле булмаган оешма буларак, Яшел Үзән иҗат үзәге 2017 елда Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидиягә ия булган иде. 

Әлеге финанслау чараларына "Техно-эзләнүләр", "Талант академиясе" һәм "Эврика" фәнни-техник юнәлештәге лабораторияләр җиһазландырылды.

"Прогресс" мәйданчыгының бер ел эшчәнлеге дәверендә аның лабораторияләрендә урта мәктәпләрнең 5-11 сыйныф укучылары, техник көллият студентлары – барлыгы йөздән артык бала белем алды һәм килешү шартлары үтәлде, – дип сөйли иҗат үзәге методисты Илдус Хәйруллов.

Лабораторияләр юнәлеше буенча тормышка ашырылган проектлар – укытуның нәтиҗәле продукты булып тора. Беррәттән, балалар муниципаль, Республика һәм Гомумроссия һөнәри конкурсларда, профильле сменаларда катнаша, укуларын фәнни-техник компетенцияләр буенча дәвам итәргә планлаштыра. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100