news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшел Үзәндә POZIS заводы цехына ут капкан

Урында янгын сүндерүчеләр эшли.

(Казан, 9 июнь, «Татар-информ»). Яшел Үзәндә POZIS заводы цехларының берсе яна. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән җиткерделәр.

Янгын турындагы хәбәр 112 бердәм коткару хезмәтенә 7.20 сәгатьтә килеп ирешә. Янгын яңа төзелгән цехларның берсендә чыккан, диелә.

Урында янгын сүндерүчеләр һәм башка хезмәтләр эшли. Янгынның сәбәпләре ачыклана.

news_right_1
news_right_2
news_bot