Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Яшел Үзәндә «Поливитамин Ревит» савытында шартлаткыч матдә табылган
Ә Карамалы Тау бистәсендә полицейскийлар 35 яшьлек ирнең өендә тентү ясаганда шикле банкага юлыккан.
(Яшел Үзән, 6 декабрь, «Татар-информ», «Яшел Үзән», Әлфия Зыякаева). Өеңдә корал саклыйсың икән, ул законлы рәвештә теркәлгән булырга тиеш һәм шул очракта гына полицейскийлар андыйларга юкка-барга кагылмас. Андый-мондый хәл килеп чыкмаса, әлбәттә. Теләсә-кайсы очракта да корал саклау куркыныч һәм җаваплы.
Менә күптән түгел генә Рус Мари Ковали авылында 61 яшьлек ирнең өендә беркайда теркәлмәгән 16 калибрлы «ИЖК» ау мылтыгы, 45 патрон табып алынган. Боларга өстәп «Порох Сокол» дип язылган металл банка да тапканнар. Аның эчендә сәнәгать юлы белән ясалган шартлаткыч матдә булган.
Ә Карамалы Тау бистәсендә полицейскийлар 35 яшьлек ирнең өендә тентү ясаганда шикле банкага юлыккан. Шартлаткыч матдә салынган банканың тышында «Поливитамин Ревит» дип язылган булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз