news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшел Үзәндә поезд 13 яшьлек малайның аягын өзгән

Гадәттән тыш хәл «Волга» тимер юл станциясе янында булган.

(Казан, 30 июль, «Татар-информ»). Яшел Үзәндә поезд 13 яшьлек малайның аягын өзгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына әлеге хәлне үз күзләре белән күргән кешеләр хәбәр итте.

Гадәттән тыш хәл «Волга» тимер юл станциясе янында булган. Шаһитлар әйтүенчә, бер төркем баланың тимер юл рельслары буйлап паром кичүенә таба барышы булган. Балалар үзләре ягына таба хәрәкәт итүче составны абайламый калган һәм берсен поезд бәрдереп киткән.

Зыян күргән малайны хастаханәгә озатканнар. Әлеге хәлнең нечкәлекләре ачыклана. 

news_right_1
news_right_2
news_bot