news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшел Үзәндә почта бүлеге башлыгы ярты миллион сумнан артык акча үзләштергән

Суд 47 яшьлек хатынны «Вазифасы файдаланып зур суммада акча үзләштерү» маддәсе буенча гаепле дип тапкан.

(Казан, 17 апрель, «Татар-информ»). Яшел Үзәндә почтасының элеккге хезмәткәрен ярты миллион сумлык акча һәм посылкалар үзләштергән өчен хөкем иткәннәр. Бу хакта Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

«Суд почта бүлегенең элеккеге җитәкчесенең, хезмәт урыныннан файдаланып, узган елның маеннан сентябрь аена кадәр үзенә ышанып тапшырылган матди кыйммәтләрне һәм акча урлавын ачыклаган. Гомуми сумма ярты миллион сумнан артык булган», - дип сөйләде Галиев.

Суд 47 яшьлек хатынны «Вазифасы файдаланып зур суммада акча үзләштерү» маддәсе буенча гаепле дип тапкан.

Хатын-кызны өч елга сынау срогы белән шартлы рәвештә ике елга ирегеннән мәхрүм итәләр.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot