news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзәндә Почет тактасы урнаштырылган сквер ачылды

Шул ук скверда Яшел Үзәннең иң хөрмәтле гражданнарының 19 портреты урын алды.

(Яшел Үзән, 7 сентябрь, «Татар-информ», «Яшел Үзән», Алия Гаязова). Яшел Үзәндә тагын бер парк барлыкка килде. Республика көнендә «Комсомолец» стадионы янында Почет тактасы урнаштырылган сквер ачылды, дип яза җирле басма.

Кызыл кирпечтән салынган диварда сәнәгать, төзелеш, торак-коммуналь һәм авыл хуҗалыгына, эшмәкәрлек, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният, спорт, социаль сәясәт, хокук саклау органнарына һәм янгынга каршы хезмәткә зур өлеш керткән шәхесләрнең портретлары белән исемнәре язылган. 51 портрет янына тагын икесе өстәлде. Бәйрәм көнендә шәһәрнең мактаулы гражданнары исеменә ТРда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская һәм 40 елдан артык Яшел Үзәнне үстерү өчен проект-конструкторлык бюросында хезмәт куючы Геннадий Савельев лаек булды.

Скверны тантаналы төстә ачу чарасында ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, ТР тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Марат Зарипов, «Ак Барс» Холдинг компаниясе» АҖ генераль директоры, Дәүләт Советы депутаты Иван Егоров, район башлыгы Александр Тыгин катнашты һәм бәйрәм котлауларын җиткерде.

– Быелгы юбилей елы безгә күп нәрсәне яңадан уйларга мәҗбүр итте. Мәктәп укучылары арасында уздырган сораштыру да Яшел Үзәннең бер генә мактаулы гражданы фамилиясен әйтеп бирә алмауларын күрсәтте. Хәзер исә әлеге скверга укучылар белән экскурсияләр оештыру һәр мәгариф учреждениесенең төп вазифасы булырга тиеш, – дип ассызыклады район башлыгы.

Күптән түгел арабыздан китеп барган шәһәрнең мактаулы гражданы, ТР атказанган төзүчесе Николай Кашаринны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Тантаналы чара моның белән генә төгәлләнмәде. Шул ук скверда Яшел Үзәннең иң хөрмәтле гражданнарының 19 портреты урын алды. Шушы дәрәҗәле исемгә лаек булып, бер ел буе фотолары эленеп торучылар арасында БДИны 100 баллга тапшырган чыгарылыш сыйныф укучылары да, алдынгы механизатор Рафил Кадыйров, эшмәкәр Әнвәр Миңнуллин кебек шәһәр һәм районга билгеле шәхесләр дә бар. Зур хөрмәткә лаек булучыларга Александр Тыгин тиешле сертификатлар тапшырды.

Район башлыгы белән кунаклар шул ук чарада киләчәккә хат язылган капсуланы нигез ташына салып калдырды. Аны исә шәһәрнең 100 еллыгында ачачаклар. Бәйрәмне төгәлләп, кунаклар мактаулы гражданнар аллеясенә агачлар утыртты. Әлеге парк яшел үзәнлеләрнең генә түгел, ә килгән кунакларның да яратып йөри торган урынына әверелер дип ышанасы килә, диелгән хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100