news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзәндә "Нәүрүз" бәйрәме узды

Норлатта, Бакырчыда, Юынчыда һәм башка авылларда менә дигән итеп күңел ачтылар.

(Яшел Үзән, 30 март, «Татар-информ», «Яшел Үзән», Алия Гаязова). Узган ялларда шәһәрдә һәм районыбыз авылларында да «Нәүрүз» бәйрәме узды. Яшел Үзәндә гомер итүче үзбәк халкы бу бәйрәмне уздыруны матур традициягә кертте. Ел да шәһәр үзәгендә җырлап-биеп, күңел ачып «Нәүрүз»не билгелиләр. Тамаша кылырга килгән халык тәмле пылау белән дә сыйланып кайтып китте, дип яза "Яшел Үзән" газетасы.

Авыл халкы да кимен куймады. Норлатта, Бакырчыда, Юынчыда һәм башка авылларда менә дигән итеп күңел ачтылар. Бакырчылылар клуб янындагы мәйданга җыелды. Самавырда кайнаган чәй, коймак, ботка белән сыйландылар, хәтта учакта бәрәңге дә пешерделәр. Кетердәп торган бәрәңгенең тәмлелеге... Олысы, кечесе төрле уеннарда теләп катнашты, ә мул итеп оештырылган ярминкәдән берәү дә буш кул белән кайтып китмәде.

Юынчы халкына да афәрин диясе килә. Бәйрәмне шундый матур итеп оештырганнар: олысы да, кечесе дә читтә калмаган. Ул бизәлгән атка утырып йөрүләре генә ни тора! Кызыклы уеннарда катнашып, тәмле коймак белән сыйланып, җырлап-биеп күңел ачу авылдашларны берләштерә, тормыш мәшәкатьләреннән азга гына булса да арындырып, ял иттерә.

Норлатлылар исә авыл үзәгенә җыелды. Барлык чараларны интернет битләрендә яктыртып баручы, штаттан тыш хәбәрчебез Розалия апа Ибраһимова бәйрәм мизгелләре турында менә ниләр яза: «Бәйрәм быел кышның һич тә китәсе килмичә, үзенең иң көчле, салкын ай икәнен сиздерәсе килгәндәй юеш кар явып торган көнгә туры килде. Ә безнең мәдәният хезмәткәрләрен дә, авылдашларны да һава торышының нинди булуына карамый, күтәренке кәеф, бәйрәм рухы берләштерә. Менә бу юлы да «Идел аръягы» мәдәният йорты хезмәткәрләренең бердәм, актив булып безгә матур җырлар, биюләр башкарып бәйрәм ясаулары соклану уятты. Бу көнне авыл җирлеге башлыгы Ринат Баһаветдинов призына волейбол ярышы спорт комплексында һәм мәктәпнең спорт залында барды. Кайнар коймак, тәмле чәйләре өчен бәйрәмне оештыручыларга рәхмәт әйтергә генә кала!»

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100