Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Яшел Үзәндә мотоцикл һәм скутер йөртүчеләрне актив тикшерә башладылар
Әлеге ике тәгәрмәчле транспорт чаралары үзләренең тотрыксызлыгыннан тыш пассив куркыныч булулары белән дә аерылып торалар.
(Яшел Үзән, 23 май, «Татар-информ», «Яшел Үзән», Әлфия Зыякаева). Яшел Үзәндә мотоцикл һәм скутер йөртүчеләрне актив тикшерә башладылар. ЮХИДИ хезмәткәрләре документлардан тыш йөртүчеләрнең исерек булу-булмауларын да тикшерә, дип яза җирле басма.
17 майда Яшел Үзәннең Надежда урамында скутер йөртүче 31 яшьлек ир тоткарлана. Машина йөртү кенәгәсе булмый. Алкотектор аның исерек булуын күрсәтә. Закон бозучыны административ тоткарлау камерасына китерәләр, ә скутерын махсус тукталышка куялар. Аның эшен мировой судья караячак. Аңа 30 мең сум күләмендә штраф яисә 10 тәүлектән алып 15 тәүлеккә кадәр административ арест яный.
Мотосезон чорында 5 юл һәлакәте булган, аларда 1 кеше һәлак булган, 5 кеше имгәнгән. Матди зыян китергән 26 очрак теркәлгән.
Безгә Яшел Үзән ЮХИДИ бүлегеннән хәбәр итүләренчә, 12 майда кичке тугызлар тирәсендә Йошкар-Ола – Яшел Үзән юлында "Кавасаки" мотоциклын йөртүче 27 яшьлек ир Әйшә янында юлдан барган 28 яшьлек Казан кешесен бәрдерә. ДТП нәтиҗәсендә табаны ампутацияләнгән зыян күрүче Яшел Үзән дәваханәсенә китерелә. Мотоциклны махсус тукталышка куялар.
Скутер йөртүче балалар күп проблема тудыралар. Ахырын уйламыйча балаларына куркыныч уенчык – скутерлар, квадроцикллар, мотоцикллар сатып алган ата-аналар бик ялгыша.
Әлеге ике тәгәрмәчле транспорт чаралары үзләренең тотрыксызлыгыннан тыш пассив куркыныч булулары белән дә аерылып торалар.
Гамәлдәге законнарга ярашлы рәвештә мопед (скутер) йөртү 16 яшьтән һәм "М" категориясендәге йөртү кенәгәсе булганда гына рөхсәт ителә. Ә мотоцикл белән – 18 яшьтән һәм "А" категориясендәге кенәгә кирәк. Әгәр дә йөртүчегә 16 яшь тулган, әмма аның йөртү кенәгәсе юк икән, ул вакытта йөртүчегә 5тән алып 15 мең сумга кадәр административ штраф салына, транспорт чарасы махсус тукталышка куела.
Мотоциклда (скутерда, мопедта) баручының башында шлемы булырга тиеш. юл һәлакәтләре статистикасына караганда, мотошлемсыз аварияләрдә һәлак булулар 1,5 тапкыр күбрәк. Махсус киемнәр дә аварияләрдән саклап калырга мөмкин. Экипировка мондый транспорт чарасына утырып чыгучылар өчен бик мөһим. Киемдәге һәр элемент аның гомерен саклап калырга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз