news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзәндә «Мин татарча сөйләшәм» акциясе үткәрелә

Акциянең төп максаты – халыкны, бигрәк тә яшьләрне татар телендә сөйләшергә өндәү, кибетләрдә, урамда, китапханәләрдә, транспортта һәм төрле көнкүреш

(Яшел Үзән, 25 апрель, «Татар-информ», «Яшел Үзән», Алсу Гаттарова). Республика күләмендә үткәрелүче «Мин татарча сөйләшәм!» акциясе, елдан-ел киңрәк колач алып кына калмый, ә яңа төсмерләр белән дә байый бара. Бу чарада Яшел Үзәннең 4нче гомуми урта белем мәктәбе коллективы да актив катнаша, дип яза район газетасы.

Акциянең төп максаты – халыкны, бигрәк тә яшьләрне татар телендә сөйләшергә өндәү, кибетләрдә, урамда, китапханәләрдә, транспортта һәм төрле көнкүреш хезмәте күрсәтү оешмаларында татарча сөйләшүне гамәлгә кертү. Исемлектә – элемтә бүлеге, кибет, даруханә, саклык банкы, теш авыруларын дәвалау поликлиникасы.

Кояшлы матур бер көндә муеныбызга яшел галстуклар, күкрәкләребезгә акциянең логотипларын тагып, плакатлар тотып, юлга кузгалдык. Иң беренче пункт – элемтә бүлеге. Хезмәткәрләр, ихтыяҗ булган очракта, клиентларга татарча хезмәт күрсәтә алачакларын белдерделәр. Бер-ике адым атлагач, «Казанские аптеки» даруханәсе. Аннан дару алып чыктык. Фармацевт ханым, рус милләтеннән булуына карамастан, татарчаны аңлап, тиз арада баш даруын табып бирде.


Урамда очраган шәһәрдәшләребезгә нинди максат белән йөрүебезне аңлатып, сораулар бирдек, акциянең логотибы төшерелгән стикерлар, ә инде рус милләтеннән булганнарга иң кирәкле сүзләрнең тәрҗемәсе язылган сүзлекләр дә бүләк иттек.

Без – Саклык банкы бүлегендә. Банк хезмәткәре нинди сыйфатларга ия булырга тиеш? Мондый урында эшләү өчен кайсы уку йортында белем алырга? Клиентлар белән татарча аралашканда кыенлыклар тумыймы? Банкта эшләүче кыз барлык сорауларыбызга да саф татарча җавап бирде.

Аннан чыгып берничә адым китүгә, эшлекле кыяфәтле ир-ат очрады. Күгеш авыл җирлеге башлыгы икән. Саф татар авылыннан булгач, ана телебездә бик матур сөйләште. Ул безгә ике дәүләт телен дә һәрбер кеше камил белергә тиешлекне әйтте. Дөрес фикер белән килешми мөмкинме?!

Баш табиб Илшат Идрисов безне бик шатланып кабул итте, барлык сорауларыбызга да рәхәтләнеп җавап бирде. Ана телебезне су урынына эчүче баш табиб яныннан чыкканда бер шигебез дә калмады: бу оешмада ике дәүләт теле дә бертигез дәрәҗәдә тормышка ашырыла икән!

Ләкин бар җирдә дә ал да гөл түгел, мәктәп янында гына сәер исемле ашамлыклар кибете эшли. «Кымыш су» исемле ул. Бу исемне төрлечә фаразлап карыйлар, бер телгә дә ятмый. Татарчаны белмәгән бер надан язгандыр инде, хәзер күзне тырнап тора да тора шул исем. Укучылар бу хатаны күрәләр, төзәтмәкче булалар, ләкин булмый.

Дәфтәр бите түгел бит. «Мин татарча сөйләшәм» акциясе барышында без кибетчеләргә мөрәҗәгать итеп карадык. Аларның бу хатага исләре дә китми, товар гына сатылсын. Без «Кымыш су» кибете хуҗасы Федченко А.С. исеменә, бу хатаны төзәтүне сорап, хат яздык. Хәзер инде «Кымыш су»ның «Көмеш су»га әйләнгәнен көтәбез.

«Тынычлык» мәчете имамы Габделхәким Сәфәрханов белән дә әңгәмә кордык. Мәчеттә эшләүче яшь имамнарның русча гына сөйләшүенә борчылуын, халык белән татарча аралашуга өйрәтүләрен әйтте.

Без исә шушы чара барышында укучыларда, әти- әниләрдә, шәһәрдәшләребездә телебезгә карата мәхәббәт, хөрмәт, ана телебезне дәүләт теле буларак тигез дәрәҗәдә куллану теләге уята алганбыз икән, зур эшкә үзебезнең өлешебезне керткәнбез, димәк. Урамнарда яклап йөри торгач, Туган телебез үзебезгә тагын да кадерлерәк булып китте. Тагын шунысы сөендерде: кем белән генә аралашмыйк, кешеләрнең әлеге акциягә карашы уңай, дәүләт телләрен белүгә омтылышы зур, диелә район хәбәрендә. 


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100