news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзәндә милли мәгарифкә багышланган түгәрәк өстәл узды

Бүгенгә математика, рус теле, тарих, география кебек фәннәрнең концепциясе төзелгән.

(Яшел Үзән, 23 февраль, «Татар-информ», «Яшел Үзән», Алия Гаязова). Яшел Үзәндә балалар бакчасында һәм мәктәптә татар телен укытучылар татар теленең дәрәҗәсен күтәрү, милли мәгарифне үстерү концепциясе хакында сөйләшергә дип түгәрәк өстәл артына җыелды, дип яза район газетасы.

Мәгариф идарәсе җитәкчесенең милли мәсьәләләр буенча урынбасары Роза Сәлахова татар телен һәм әдәбиятен укыту концепциясен карау, тәкъдимнәр кертү һәм министрлыкка тапшырырга кирәклеге хакында җиткерде. Бүгенгә математика, рус теле, тарих, география кебек фәннәрнең концепциясе төзелгән. Һәм аның максаты татар тарихын саклау, җәмгыятьтә телебезнең дәрәҗәсен күтәрү. Концепция биш юнәлештән тора. Монда милли мәгарифтә бердәм дәүләти-иҗтимагый идарә системасын булдыру, туган телдә белем бирүнең эчтәлеген, укыту методика технологияләрен камилләштерү һәм башкалар каралган. Концепция нәтиҗәсендә укучыларда туган телгә, тарихына, халкының мәдәни мирасын үзләштерүдә кызыксыну артырга тиеш. Концепция нигезендә юл картасы төзелгән, гади тел белән әйткәндә – эш планы. Район башлыгы Александр Тыгин һәм мәгариф идарәсе җитәкчесе Рәйсә Афанасьева юл картасын Мәгариф һәм фән министрлыгында яклап кайтты. Һәм министр Энгель Фәттахов тәкъдимнәрен исәпкә алып, план төзелгән.

– Мөһим юнәлешләрнең берсе сәләтле балалар белән эш алып бару. Алар белән даими, көндәлек шөгыльләнгәндә генә республика буенча уңышларга ирешергә мөмкин. 5нче гимназия, 16нчы мәктәп, 14нче лицей укучылары олимпиадаларда актив катнаша. Безгә милли мәгарифне күтәрү өчен нык тырышырга кирәк. Республика буенча рейтингка күз салсак, 2014 елда 47нче урын, 2015 елда – 38нче, 2016 елда 24нче урынга менгәнбез, – дип сөйли Роза Сәләхова.

Акрынлык белән булса да, өскә үрмәлибез, әмма шатланырга иртәрәк. Балалар бакчасында катнаш никахтан туган сабыйлар арта. Татар мәктәпләрендә балалар саны кими. Соңгы ике елда ике мәктәп ябылган. Норлат мәктәбендә ачылган бердәнбер татар классы быел IX сыйныфтан чыгып китәчәк. Яңа уку елыннан I класстан ук татар сыйныфлары ачу министр Энгель Фәттаховның катгый таләбе.

– Белем бирү өлкәсендә беренче баскыч булып балалар бакчасы тора. Чыннан да, татар телен күтәрү, саклап калу, балаларыбызда милли үзаңны тәрбияләү безнең төп максатыбыз. Әлбәттә, бу эшне ата-аналардан башка үтәү кыен булачак, шуңа күрә без төрле чаралар кулланып, аларны бу эшкә җәлеп итәргә тиеш. Ә без, татар теле тәрбиячеләре, үз чиратыбызда күп көч куелган максатыбызга ирешергә тиешбез, – дип сөйли 6нчы балалар бакчасында татар теле тәрбиячесе Гөлнара Рәхманова.

Балалар бакчаларында татар төркемнәрендә белем бирү буенча да башка районнарга караганда калышабыз шул. Ә балалар бакчаларында татар төркемнәре артмый торып, мәктәпләрдә татар сыйныфлары ачу авыр, диелә район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100