news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Яшел Үзәндә Михаил Шорин истәлегенә марафон үткәрелә

Спортчылар 2, 10 , 20, 42 чакрымга йөгерәчәк

 (Казан, 8 сентябрь, “Татар-информ”). 14 сентябрьдә “Маяк” спорт комплексында Михаил Шорин истәлегенә II Яшел Үзән марафоны үткәрелә.

Ярыш төре – шәхси һәм команда ярышлары. Табиб рөхсәте булган һәркем, Яшел Үзәндә яшиме ул, башка төбәктәме, анда катнаша ала. Взнос – 100 сум. Спортчылар 2 км 195 м, 10 км, 20 км, 42 км 195 м арага йөгерә. Йөгерешчеләр яшь буенча 5 төркемгә бүленә.

Катнашырга теләүче 12 сентябрьѓә кадәр 4-67-93 телефоны аша заявка бирә ала. “Маяк” спорт комплексы телефоны: 5-16-70.

Бу хакта “Яшел Үзән җирле басмасы белдерә.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100